Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Балтачның иң зур мәктәбе

Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбендә 852 укучы белем ала. Мәктәбебездә иркенләп татарча аралашабыз, барлык бәйрәмнәр дә татар телендә уза. Без шуның белән дә бәхетле.

Укучылар тырышлыгы белән мәктәптә «Безнең тормыш» дип аталган газета чыгып килә. Мәктәпнең 95 еллык бай тарихын туплаган, үзебездә белем алган 3 академикның тормыш юлын яктырткан музеебыз эшли. «Мәктәбемә карыйм чорлар  аша» дип исемләнгән китабыбыз да бар безнең!

«Яшь армиячеләр» хәрби-патриотик отряды республикакүләм «Аҗаган» ярышының финалисты булды. 

Мәктәбебездә спорт сөючеләр күп. Сыйныфлар арасында спартакиада оештырыла, «Олимп» спорт клубы эшли, «Аҗаган», «Соңгы каһарман» уеннарын укучылар көтеп ала. Гаилә бәйрәмнәре, әтиләр һәм малайлар командалары арасында хоккей, футбол ярышлары онытылмаслык итеп уза.

Тагын бер куанычлы нәтиҗәбез – Юниорскилс ярышларында да 1 нче урынны яуладык. Республикакүләм экологик база мәйданчыгы да эшли бездә. Укучыларыбыз агачлар утырта, парк һәм чишмә яннарын чистарта.

Бу уңышлар артында, һичшиксез, остазларыбызның, әти-әниләрнең һәм укучыларның зур тырышлыгы ята.

    Балтач урта мәктәбенең 6 нчы «В» педагогик сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев