Бардыр бер авыл - Мәтәскә диләр... - "Сабантуй" почтасыннан

Арча артында бардыр
Бер авыл - Мәтәскә диләр.
Без - Арча "НУР" балалар телерадиостудия укучылары - шунда юл тоттык. Әлегә кадщр Мәтәскәдә бер тапкыр да булганым юк иде. Мәктәп җитәкчеләре безне бик җылы каршы алдылар, экскурсия үткәрделәр.

Бөзнең төп максатыбыз: балалар белән очрашу, үзебезнең тәҗрибәбезне Түбән Мәтәскә балалары белән уртаклашу һәм үзебезнең туган телебез турында сөйләшү.
"Журналист профессиясе нәрсәсе белән мавыктыргыч?", "Үзеңнең киләчәгеңне телефидение яки радио белән бәйләр идеңме?" кебек сораулар яудырдык.
"Гәҗит ни өчен кирәк", дигән сорауга... балалар "Балык төрер өчен", дип җавап кайтардылар. Башка сорауларга да бик үзенчәлекле җавап кайтарды алар. Бер генә тапкыр да интервью алганнары, камерага карап сөйләгәннәре булмаса да, куркып тормадылар.
Без Түбән Мәтәскә мәктәбен районда иң көчле мәктәпләрнең берсе икәнен ачыкладык. Укучылар спорт буенча да көч сынатмыйлар икән. Биредә журналистика белән шөгыльләнергә теләгән балалар да бар.
Аннары тәмле коймак белән чәй эчтек, истәлеккә фото ясадык, рәхәтләнеп күңел ачтык һәм мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.
Ә инде Түбән Мәтәскә балаларына киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Кунакта әйбәт, өйдә яхшырак.
И, Арча, сиңа кайттык сөеп
Тагын да без.
Динә Нәҗметдинова
Җитәкче: Дамир Тәҗиев
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?