Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Без Самара Сабантуенда чыгыш ясадык.

23 июньдә Самарда Гагарин паркында өлкә Сабантуе узды.

Безгә Чирмешән районыннан кунаклар килде. Сәхнәне бик матур бизәделәр, паркта чәк-чәк, бавырсак, шашлык, пылау, уенчыклар саттылар. Конкурслар уздырдылар. Бик күңелле булды! Бәйрәмне Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вячеслав  Федорищев һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил абый Шәйхразиев карады. Без "Мөнәҗәт - Нур" төркеме белән сәхнәдә чыгыш ясадык.  “Алмагачлар” һәм “Җомга” татар халык җырларын  башкардык. Безнең җитәкчебез - Әлфия апа Гиниатуллина, хореограф - Алия апа Сурина. Безне әзерләгән өчен аларга рәхмәт! 


  Гаяз Сабирҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев