Сабантуй почтасы
Бәрәңгедән – курчаклар
Исәнмесез, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре!
Исәнмесез, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре!
Сезгә Субаш-Аты мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары яза. Без «Сабантуй» журналын яратып укыйбыз. Журнал һәрберебезнең өенә килә. Андагы язмалар белән танышып барабыз. Укытучыларыбыз белән төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз.
Ел саен көзге уңышны җыйганда без кызыклы яшелчәләр эзлибез. Быел да бик матур бәрәңгеләр таптык. Без аларны буядык, курчаклар ясадык. Курчакларыбызны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев