Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Дәу әтием белән бик горурланам!

«Эшләгән тимер тутыкмый» дигән халык мәкале нәкъ менә минем дәу әтиемә туры киләдер дип уйлыйм. Дәу әтием Хисамов Ислам улы Тәтеш районы «Новая Заря» ачык акционерлык җәмгыятендә күп еллар җитәкче вазыйфасын башкара.

Җитәкче вазыйфасы – бик авыр һәм зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, хезмәтеңнең нәтиҗәсе, кешеләрнең язмышы өчен дә син җавап тотасың.

Дәү әтием җитәкче вазыйфасын башкарса да, ул гади, тырыш, кеше кадерен белүче кеше. Аңа гади кешеләр белән тигез эшләү ошый. Чәчү яисә уңыш уңыш җыю вакытында кырга чыгып, башкалар белән беррәттән эшли, кирәк булса, бригадирны, сыер савучыны да алыштыра ала.

Җитәкче ул кул астындагыларны аңлап кына калмыйча, башкарган эшләренең нечкәлекләрен дә белергә тиеш. Шулай булмаса, бер-береңне аңлау да җитми, хөрмәт тә казана алмыйсың. Бу вакытта хезмәтнең нәтиҗәсе дә, икмәк тә булмаячак!!! Җирдә эшләгән кеше, хезмәтенең җимешен күреп, бәхетле булырга тиеш.

Мин дә шундый тырыш, гадел, авыл кешесе өчен җан атып яшәгән дәу әтием белән бик горурланам.

Илназ Хәйруллин,

Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясенең

укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев