Әдәпле бала

"Әдәпле бала нинди була соң ул?" - диярсез. Әйдәгез әле, минем фикерләремне укып карагыз, килешерсезме? Минем уйлавымча, әдәпле бала бервакытта да алдашмый, ялган сөйләми. Иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәттә була, аларны ихтирам итә. Әдәпле бала башкалар турында начар сөйләмәс. Кешеләргә хөрмәт белән карар. Башкаларны гаепләгәнче, үз гаебен эзләр. Кеше әйберләрен дә сораусыз алмас, “зинһар өчен биреп торчы”, дип сорап кына алыр. Иртүк торуга әти-әнисенә, якыннарына хәерле көн теләр.

Әдәпле буласың килсә, мактанып йөрү дә килешми. Һәр сүзне уйлап әйтү дә – әдәпле бала гадәте. Мин үзем дә һәрчак, һәркайда югарыда санап үтелгән әдәплелек кагыйдәләрен сакларга, үземдә булдырырга тырышам. Өлкәннәргә карата хөрмәт белән, үземнән кечерәкләргә игътибар, кайгырту белән карыйм. Сыйныфташларымны һәм дусларымны да хөрмәт итәм, өлкәннәрнең сүзләрен бүлдермичә тыңлыйм, матур итеп җавап бирәм.

 

Фаррахов Ислам,

Әгерҗе районы Девәтернә мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    223
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    391
    0
    3