«Дуслык» җиңде!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә спорт уеннары үткәрелде. Иң беренче булып укытучы апалар һәм кызлар бәйрәм белән котладылар. Ә аннары ике командага бүленеп ярыштык. Безнең команда – «Дуслык», ә көндәшләрнеке «Бөркетләр» иде. Мин төркемнең командиры булдым. Уеннарда җитезлекне, тапкырлыкны, бердәмлекне күрсәттек. Нәтиҗәдә, без җиңү яуладык! Ярышлар тәмамлангач, хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясалды. Һәр укучы диярлек мактау кәгазьләре һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
Басыйр Гайнанов,
Алабуга районы Морт мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.