Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Эш батыры – ил батыры

Бу сүзләр нәкъ безнең бабайга атап әйтелгән кебек. Фәйзелхан бабабыз Морт авылында туып, без укыган мәктәптә укып, шушы авылда тырышып эшли.

90 нчы елларда банкротлыкка чыккан колхозны аякка бастыра. Колхоз булгач авыл яши, үсә. Басуларда иген мул уңыш бирә. Терлек саны арта. Техника яңартыла. Эшчеләргә эш урыны булдырыла. Аңа инде җитмеш яшь тулды. Шуңа карамастан ул көн-төн эштә. Карт әбиебез истәлегенә, аның исемен мәңгеләштереп, "Мөкәрәмә чишмәсен" яңартты. Аның суы бик тәмле. Мәчет янында зур корылма төзетте. Анда егетләр өчен көрәш түгәрәге үткәрелә. Фәйзелхан бабай үзе дә көрәш белән кечкенәдән үк шөгыльләнә. СССРның грек-рим көрәше буенча спорт мастеры була. Татарча көрәш буенча Татарстанның атказанган спор остасы. Республиканың 3 тапкыр абсолют чемпионы (1979,1981,1982).

2023 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миннеханов бабама орден тапшырды. Ноябрь ахырында Татарстан Республикасының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әмилә, Тамина Галәутдиновалар,

Алабуга районы  Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары

 

Без аның оныклары бик горурланабыз. Фәйзелхан бабайга сәламәтлек, озак итеп яшәвен телибез.

                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев