Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

һәрвакыт үрнәк булырга кирәк!

Җәмилов Ринат Флүн улы - Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры.

1. Ринат Флүнович, директор хезмәте авырмы?

- Район җитәкчелеге мине мәктәп директоры вазифасына тәкъдим иткәч, әлбәттә, мин дулкынлану хисләре кичердем. Бу урын үзе белән зур җаваплылык та сорый. Үз эшемне яратып башкарам. Бүген директор оста менеджер да, зирәк укытучы сыйфатларын да берләштерергә тиеш.

2. Укытучыларга балалар белән эшләү өчен нинди киңәш сүзләре бирер идегез?

- Һәрвакыт даими үсештә булырга, вакыт һәм һөнәри таләпләргә туры килергә, укучыларны яратырга, башкаларга үрнәк булырга. Педагогның эшчәнлеге күбесенчә киләчәккә юнәлгән. Ул киләчәктә яшәргә сәләтле буын тәрбияләргә тиеш. Моның өчен алга карап эш итә белергә дә кирәк. Укучылары уңышка ирешсен өчен, укытучының гыйлемле мөгаллим генә түгел, бәлки сизгер психолог та, укучыга дус һәм таяныч та була белүе кирәк.

 

3.  «Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра  алмый» дигән сүзләргә карата фикерегез нинди?

- Бу сүзләр белән килешәм. Мәктәптә дәресләрне укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш. Аралашу турында аерым басым ясап әйтәсем килә, адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый.

4. Мәктәптә укыган вакытта нинди фәннәрне ярата идегез?

 - Мәктәптә иң яраткан фәннәрем булып татар теле һәм әдәбияты, физик культура иде. Үземә белем һәм тәрбия биргән укытучыларымны олы хөрмәт хисләре белән искә алам. Бүгенге көндә дә аларның хәлләрен белеп, аралышып торам.

5. Укучыларга нинди теләкләрегез бар?

- Мин укучыларга киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен, тормышта югалып калмыйча үз юлларын табуларын телим.

 

 Ильвина Шәйдуллина,

Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев