Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Иҗади укытучы

Мин, Заһидуллина Рүзилә Рамазан кызы, Биектау беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы булам. Данлыклы Тукай ягы – Арча районы Ашытбаш авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан Дәүләт Гуманитар Институтына юл тоттым. Институтны уңышлы гына тәмамлап, тәүге тапкыр балалар бакчасында канат ныгыттым. Укытучы һөнәренә булган теләк һәм мәхәббәт әниемнән бирелде. Без абый белән шушы игелекле юлны сайладык. Бүгенге көндә мин «Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру процессында интерактив укыту формаларын куллану» дигән методик тема өстендә эш алып барам. Дәресләрне үзара хезмәттәшлек шартларында оештыру – эшчәнлегемнең нигезе булып тора. Бу очракта укытучы да, укучы да бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе булырга тиеш дип саныйм. Укытучы һәрдаим туктаусыз эзләнүдә булып, үзенең осталыгын арттырып торганда гына нәтиҗәләр сөендерерлек була. Үземнең хезмәт юлымда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» бөтенрәсәй бәйгесе «Өметле киләчәк» номинациесе җиңүчесе һәм Туган тел укытучыларының мастер-класс Бөтенрәсәй бәйгесе җиңүчесенә ирешү миңа зур тәҗрибә, үз-үземә ышаныч, алга таба тагы да тырышыбрак эшләү өчен ялкын һәм җаваплылык бирде. Нәтиҗәле хезмәтем һәм уңышларым өчен 2022 нче елда район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы, 2023 нче елда Биектау муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеш һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен мактау грамоталары белән бүләкләндем. Укучыларым белән мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә үзебезнең туган татар телебездә катнашабыз. Илһам килеп, күңелем тулганда шигырьләр иҗат итәм. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү – үзе зур бәхет.

Үзем турында сүзем...

Табигатьне, кышны бик яратам,
Балачактан шулай булганмын.
«Буран кызы», - диләр миңа, чөнки
Кар-буранлы төндә туганмын.

Туган авылым минем – Ашытбашым,
Туган ягым – горур Арча ягы,
Укыдым мин авыл мәктәбендә,
Укытучыларым бик тә зыялы.

Бик бәхетле тулы тормышта мин,
Туганнарым, әти-әни исән!
Киләчәктә зур ышаныч белән
Гөбердәшеп улым, кызым үсә.

Әнием дә минем укытучы.
Абыем да шушы һөнәрдә,
Үз эшемә хөрмәт белән карыйм,
Яратып укытам мәктәптә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев