Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яңа елга- әкияти күчтәнәч

Казан шәһәр 14 нче гимназиянең 2 «Е» сыйныфы укучылары иҗаты

Тылсымлы чыршы

Бервакыт Яңа ел алдыннан, чыршыда барлык уенчыкларга җан керде. Ялар үз шәһәрләрен төзегәннәр һәм аны “Чыршы-City”дип атаганнар. Ләкин тиздән чыршы бизәкләре бер-берсенә каршы чыккан. Шарлар үз хәкимнәре итеп Көмеш шарны сайлаган. Көмеш шар уенчыклар шәһәрендә барлык уенчыкларга да баш булмакчы булып, сугыш башлый.

Ә уенчыклартчыршыдангы барлык пушкаларны да алып ташлыйлар, танклар үткәрми торган гирляндалардан саклау дивары төзиләр. Шар хәкимияте хлопушкалар, бенгал утлар белән уенчыкларны җиңәрбез дип уйлый. Тик уенчыкларга 2024 елн символы Аждаһа ярдәмгә килә. Ул бик батыр йөрәкле икән. Авызыннан чыккан ут белән шарлар гаскәрен шундук юкка чыгарган. “Чыршы-City” шәһәрендә шуннан соң тынычлык урнаша.

Камал Сабиров

 

 

Әкияти урман

Яшәгән  ди, булган ди бер төлке. Урман башында аның агач өе булган. Ул үзе генә яшәгән һәм аңа бик күңелсез булган.

Менә табигатькә  ап-ак карлары, салкын бураннары белән кыш килгән. Төлке гел кәефсез йөргән. Шул вакыт Яңа ел бәйрәме уздырырга булды. Яңа елны каршыларга барлык урман җәнлекләрен кунакка чакырды. Беренчеләрдән булып, кунакка куяннар килгәннәр. Күчтәнәчкә мандарин алганнар. Аннары алмалар, гөмбәләр кыстырып керпеләр дә килеп җиткән. Бәйрәм чыршысы белән Бүре дус та кунакка ашыккан. Агачтан-агачка сикереп тиеннәр дә килеп җиткәннәр.Күчтәнәчкә күп итеп чикләвек алып килггәннәр. Төлке бик шатланган. Алып килгән күчтәнәчләрдән табын корганнар. Өйнең түренә чыршы куеп, аны бизәргә керешкәннәр. Төлке кунакларга дип бәлеш пешергән. Сыйлана-сыйлана, биеп-җырлап бәйрәм иткән чакта, бервакыт, ишек шакыганны ишеткәннәр. Төлке ишекне ачып җибәрсә, ни күрсен – Кыш бабай белән Кар кызы басып тора ди.Кыш бабай һәр җәнлеккә бүләкләр да

алып килгән. Менә хәзер дә ел саен урман җәнлекләре Яңа елны бик күңелле итеп каршы алалар, дус-тату булып яшиләр икән.

Азиза Әхмәтханова,

 

 

Яңа ел белән!

Яңа елга урманнан чыршы алып кайтам дип, бер егет юлга кузгала. Бик тиз барып җитә егет. Озак сайлап йөрергә туры килми. Урманның уртасындагы бик матур бер чыршыны сайлап, эшкә дә керешә. Пычкы алып кисә башлый, тик агач аның өстенә ава башлый. Егет куркуыннан тизрәк китергә ашыккан. Бу хәлне урман җәнлекләре күреп ала да, тиз генә чыршыны бастырып куярга ашыга. Чыршыны чикләвек, кипкән җиләк-җимешләр белән бизәгәннәр, янәшәдә генә мул табын корганнар. Яңа ел җитәргә дә санаулы минутлар калган. Шул вакыт, теге егет күренгән. Җәнлекләр исә, чыршыны кисмәвен үтенгәннәр. Ә бәйрәмне урманда каршы алырга тәкъдим иткәннәр.Егет бик теләп ризалаша.Җәнлекләр белән уздырган Яңа ел онытылмаслык истәлек булып кала.

Азалия Шафикова

 

Яңа ел бүләкләре

Яңа елга берничә көн кала куян урманда бәйрәм чыршысын эзли башлаган. Балаларымны шатландырыйм, дип иң матур, иң сылу чыршыны табасы килгән Куян абзыйның. Ә шул чыршы астына Кыш бабай бүләкләрен яшерергә уйлаган. Менә шулай чыршы эзләп сайланып йөргәндә, юл буенда яткан бер тарманы күреп ала. Анда «Кыш бабайдан керпе баласына» дип язылган икән. Куян тартманы күреп бик гаҗәпләнде, тарманы үзе белән алырга булды. Юлын дәвам итеп, бераз барган иде, тагын бер тарманы күреп алды. Аннары тагын берәүне. «Мөгаен Кыш бабай бүләкләрен югалткандыр», дип Куян Кыш бабайга ашыкты. Бик тиз тапты аны куян. Кыш бабай бер агач төбендә күңелсезләнеп, борчылып утыра ди. Кыш бабайның капчыгы ертылган да, барлык бүләкләре дә төшеп калган икән.

-Кыш бабай, күңелсезләнмә. Безнең урманда бик уңган, акыллы ябалак яши. Ул бик оста тегүче, капчыкны да тиз арада ямапбирер. Бүләкләр да бик тиз табылыр» - дип Кыш бабайны тынычландырган.

Ябалак бик җитез, капчыкны тегеп тә биргән. Ә башка җәнлекләр Кыш бабайның бүләкләрен эзли киткәннәр. Кыш бабай да урманда шундый ярдәмчел, игелекле җәнлекләр яшәвенә куанган. Урманда чын бәйрәм уздырып, җәнлекләргә бүләкләр өйләшкән.

Марсель Фәизов

 

Тылсымлы Яңа ел

Кечкенә Алия әкиятләр тыңларга ярата. Бабасы аңа Кыш бабай турында бик күп әкиятләр сөйләгән. Бергәләп Кыш бабайга хат язып, бүләкләр исемлеген дә төзегәннәр. Алия әле бик кечкенә, шуңа да хатны бабае язды. Аннары алар түземсезлек белән Яңа ел килгәнен көтә башладылар. Менә Яңа ел киче җитте. Тик бабае хаман да эштән әле кайтмаган. Шулай моңсуланып утырганда, кемдер ишек шакыды. Бүлмәгә ап-ак сакаллы Кыш бабай килеп керде. Кечкенә алиянең Кыш бабайны беренче генә күрүе.Шуңа да бераз шүрләде, куркып калды. Тик Кыш бабайның капчыгындагы бүләкләрне күргәч тынычланды. Тик күңелендә бераз күңелсезлек иде. Кыш бабайны бит бабае күрмичә калачак. Алия шуңа бик нык борчылды. Ә бабае хаман да күренмәде. Кыш бабай аның үзенең бабасы икәнен кечкенә  Алия әле аңламый иде шул.

Лилия Вәлиуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев