Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Иҗат студиясендә 

Без, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары, 13 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булдык.

Без, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары, 13 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булдык. Студия һәр атнаның чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә әдәби иҗат белән кызыксынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен җыя.

Студия эшендә җитәкчебез Гөлия Наил кызы Вагыйзова белән катнаштык. Очрашуда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары, “Мәйдан” журналы шигърият бүлеге мөдире Лилия Гыйбадуллина да бар иде. Без биредә шигырьләргә күзәтү, анализ ясадык. Факил Сафин белән Лилия Гыйбадуллина безгә шигырь төзелеше, рифма һәм ритм, аның төрләре турында сөйләделәр, белемнәребезне тирәнәйттеләр. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Остазларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.

Зилә Гатиятуллина, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев