Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Илһам чишмәсе»

Саумысыз, «Сабантуй» журналы укучылары! Cезгә Актаныш авылы егете Тимур Фәрхтдинов хат юллый. Мин җырларга яратам һәм бик күп җыр бәйгеләрендә катнашам. Зур шатлыгымны сезнең белән уртаклашырга телим.

Бу елны мин беренче тапкыр бөек шәхес Илһам абый Шакировның иҗатына багышланган дип исемләнгән IV төбәкара җыр бәйгесе финалисты булып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Бәйге ел саен, татар халкының йөзек кашы булган, татар халкын югарыга күтәргән олуг җырчы Илһам абый Шакировның туган ягы – Сарман җирлегендә уза һәм елдан ел киң колач ала. Былтыр 150гә якын катнашучы гаризаларын җибәргән булсалар, бу елны  250 җырчы арасында көч сынаштык. Шунысы сөенечле – әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә яратып катнаша.

Зур шәхесләр – Татар АССРның халык артисты Зөһрә Котдус кызы Сәхабиева (Бигичева), Башкортостан һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Идрис Мөдәрис улы Газиев, Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина белән танышып, аларның кыйммәтле киңәшләрен тыңлап үттек.

Шушы зур бәйгене оештыруда бөтен көчен куйган оештыручыларга зурдан-зур рәхмәтләремне җиткерәм. Остазым Мостафина Лилия Реваль кызына чын күңелдән зур рәхмәт. Илһам абый Шакировның репертуарында булган җырлар онытылмасын, «Илһам чишмәсе» бәйгесе дәвамлы булып, тагын да масштабы артсын иде.

Шушы зур бәйрәмгә катнашы булган барлык кешеләргә корычтай сәламәтлек, озын гомер, яңадан-яңа уңышлар телим!

 

Тимур Фәрхтдинов, Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, 3 Б сыйныфы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев