Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Юбилей котлавы

Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Сабантуй»лыларны 100 еллык юбилей белән кайнар котлап, иҗади уңышлар, матур киләчәк тели.

«Сабантуй» журналын яратам:
Энемә рәсемнәрен каратам.
Көлдергечен укыйм көлә-көлә,
Ә нәни сеңел биремнәрен чишә.

Журнал инде йөз ел яшәгән,
Төрле чор-дәверләрне кичереп.
Элек ул «Яшь ленинчы» -
Ә менә хәзер «Сабантуй» исемле.

Еллар буе шулай бик теләп,
Сагынып, көтеп алып укылган.
Чал «Сабантуй»ның гомер юлы
Инде төгәл гасырга ук тулган.

Кадерле «Сабантуй» журналы,
Сине бик якын итәм, яратам.
Игьтибарлап карап, укып чыккач,
Дусларга да тәкьдим итәм, таратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев