Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кадерле әнием

Казан шәһәре “Усмания” мәктәбе укучылары үзләренең әниләре турында җылы сүзләр, теләкләр язып җибәргән.  

Казан шәһәре 14 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы Илназ Таһиров рәсеме.

 

 

Казан шәһәре “Усмания” мәктәбе укучылары үзләренең әниләре турында җылы сүзләр, теләкләр язып җибәргән.  

* * *

Әни җирдә иң якын, иң кадерле кеше. Минем әнием бик әйбәт, сабыр, тыйнак кеше. Әнигә өйдә гел булышам: идәннәр юам, өйне җыештырам, савытлар юам. Әнием безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Мин әниемне бик яратам! Әнием-әтием янәшәмдә булганда бик рәхәт!

Салих Галиев,

2 “А” сыйныфы укучысы

 

* * * 

Минем әнием бик чибәр. Ул алтын куллы. Һәр җомга көнне безгә бик тәмле бәлеш пешерә. Ә ял көннәрендә апа әниемә идәннәр юарга булыша, ә  мин урамдагы эшләрне эшлим. Әнием бик ягымлы, тәмле телле. Әниемне бик яратам, аңа исәнлек-саулык телим.

Йосыф Моталлапов,

3 “А” сыйныфы укучысы

 

* * * 

Минем әниемнең исеме – Йолдыз. Ул үзе дә йолдыз кебек һәрвакыт балкып тора. Өебезнең нуры, оста куллы әниемә иң изге теләкләр телим. Мин аны яратам. Һәрвакыт ярдәм итәм, савыт-саба юам, ашарга пешерәм. Тик әнием кебек тәмле ризык әзерләүче юк.

Мөслимә Батирова,

3 “А” сыйныфы укучысы

 

* * * 

Әниемнең исеме – Мәдинә. Ул пөхтәлек, чисталык ярата. Дөньяда минем өчен ул – иң чибәре. Куллары йомшак. Нинди генә эш башкармыйлар! Мин дә әнимә охшарга телим.

Патимат Гаджиева,

3 “А” сыйныфы укучысы

 

* * *

Минем әнием тәмле тортлар, кекслар пешерергә ярата.Ул пешергән бәлеш – минем иң яраткан ризыгым. Ул әле футболкалар тегә, кофталар да бәйли. Безгә дәресләр әзерләргә ярдәм итә. Авылдагы әбигә булыша. Әнием безне дә ярдәмчел булырга өйрәтә. Энем белән без әниебезгә булышырга гел әзер. Озын гомер телим әниемә!

Айзилә Монасыйпова,

3 “А” сыйныфы укучысы

 

* * * 

Минем әнием – шәфкать туташы. Исеме – Нурия. Исеме дә үзенә туры килә. Нур таратучы гына түгел, мәрхәмәтлелек иясе дә ул. Тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлаучы, ягымлы сүзләр белән безне йокыдан уятучы әниемне бик яратабыз!

Мөхәммәд Фатыхов,

3 “А” сыйныфы

 

* * *

Мин әниемне гел гаҗәпләндерергә яратам. Бер көнне кичке аш пешереп шатландырдым. Бик тәмле килеп чыкты, әнием мине мактый-мактый ашады.  Әнием мине төрле һөнәрләргә өйрәтә. 

София Джумаева,

3 “А” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев