Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кадерле әниләргә

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яза

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яза

 

Иң чибәре

Беләсезме, минем әнием –

Авылда иң чибәре.

Кызлар кебек зифа буйлы,

Балкып тора йөзләре.

 

Тәмле ризыклар пешерә,

Бик тырышып, бик теләп.

Тәмле пешерү өчен бит,

Серләрен белү кирәк.

 

Тегә, чигә, бәйли дә ул,

Әйтеп тормыйм калганын.

Шуңа күрә беркемнең дә

Яратмый тик торганын.

 

Әниемне бик яратам,

Аны олылыйм, зурлыйм.

Әниемә бер Аллаһтан

Озын гомерләр сорыйм.

Гадел Хөсәенов

 

Бер генә

Әниләр күп җир йөзендә,

Ә минеке – бер генә.

Әниләрнең кочагында

Булсаң иде гел генә.

 

Нинди рәхәт һәр кич саен

Әнием йоклатканда.

Ә иртәсен йомшак кына:

“Кызым!” – дип уятканда.

 

Әниемнең йөзләре

Кояштай балкып тора.

Өй эченә нурлар сибеп,

Һәрчак яктыртып тора!

Камилә Яббарова

 

Әнием

Бүген – әниләр көне, дип,

Кояш иртән елмая.

Әнием дә, кояш кебек,

Иң беренче уяна.

 

Без дә бүген абый белән

Әзерләдек бүләкләр.

Бәйрәм белән котлап аны,

Әйттек җылы теләкләр.

 

И сөенде әниебез,

Безнең бүләкне күреп!

Һәрчак шулай шат булсын ул,

Балкысын кояш кебек!

Алинә Солтанова 

 

Матур әнием

Минем әнием – иң матуры,

Исеме дә чәчәк, үзе дә.

Һәрвакытта җылы нурлар сибеп,

Кояш балкый аның йөзендә.

 

Әниемнең тәмле ризыкларын,

Ашап карау, бәлки, кирәктер.

Аның кебек уңган хатын-кызлар

Җир йөзендә бик тә сирәктер.

Гадел Галимбеков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев