Канатлы ат
Укучыларыбыз иҗаты
Газиз җирем
Газиз җирем – Ютазым,
Киңдер болын-кырларың.
Матурлыгыңны данлап,
Яңгыратам җырларым.
Эх, Ютазы чишмәләре,
Су буйлары, урманы!
Сәлам әйтеп тора безгә
Игенле басулары.
«Ютазым, Урыссуым», – дип,
Туган ягым, җан атам,
Сине мактыйм, сине зурлыйм,
Мин синдә чәчәк атам!
Зәлия Хөсәенова,
Ютазы районы Урыссу бистәсенең 3 нче мәктәбе укучысы
Буран
Иртән торып тышка чыксам,
Көчле буран котыра.
Атлап булырлык та түгел –
Бөтен юлны тутыра.
Тукта, буран, тукта, буран,
Минем укыйсым килә.
Рәхәтләнеп дуслар белән
Көлеп, уйныйсым килә.
Чана алып, тауга менеп,
Шуып төшәсем килә.
Иптәшләр белән бергәләп
Бәйрәм итәсем килә.
Тукта, буран, тукта, буран,
Тауга барасы килә.
Балачакның бөтен тәмен
Татып каласы килә.
Динә Мәрдәнова,
Ютазы районы Иске Урыссу мәктәбе укучысы
Балачак хатирәләре
Рәхмәт әти-әнигә
Миңа гомер биргәнгә.
Аллаһка да рәхмәтлемен
Мин дөньяга килгәнгә.
Үстем шул талбишектә
Кичләрен әкият тыңлап.
Әниемнең бишек җыры
Колакта тора чыңлап.
Онытылмый бала чакта
Мәктәпкә йөргән юллар.
Дуслар белән һәр дәрестә
Тырышып укыган еллар.
Киләчәккә ышаныч зур,
Күңелләр тулы өмет!
Калсын бездән тирән эзләр,
Белемле, тырыш булыйк.
Сөмбел Мостафина,
Казан шәһәренең 14 нче гимназиясе укучысы
Дустыбыз син, «Сабантуй»!
Йөз яшькә инде җитсәң дә,
Һаман да яшь әле син.
Кызыклы журнал булганга
Сине көтеп алам мин.
Сине укып, дөнья белән
Танышабыз, «Сабантуй»!
Һәрбер битең, юлың саен
Күп мәгълүмат, күпме уй!
Үзебез дә иҗатчылар,
Язарга яратабыз.
Шигырьләр иҗат итәбез
Журналга карата без.
Гөрләп яшә син, «Сабантуй»!
Дусларың гел күп булсын!
Һәр саныңны укучылар
Сагынып көтеп торсын!
Зилә Шакирова,
Казан шәһәренең 18 нче гимназиясе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев