"Канатлы ат" сәхифәсеннән: Чистай районы балалары иҗаты

Көзге җыр
Яшел яфраклар саргаеп,
Көзләр җитте, дияләр.
Агачлар да, моңсуланып,
Бүтән кием кияләр.
Киемнәре төрле-төрле -
Кызылы бар, сарысы...
Табигатьнең бар төсләрен
Бергә җыйган, ахрысы.
Агачларга сокланам -
Моңлы җырым сузамын.
Яфракларны кыштырдатып,
Көзге юлдан узамын.
Алинә Хәйруллина, Чистай районы, Гаделшә авылы, 5 сыйныф укучысы
Кышны көткәндә
Көзге урман бигрәк ямьле,
Агачларда - төрле төс.
Каеннар купшы киенгән,
Ә наратлар биек, төз.
Миләшләрнең тәлгәшләре
Яналар кызыл уттай.
Җәйне көзгә алыштырып,
Саубуллашалар шулай.
Мәһабәт имәннәр шаулый,
Усаклар пышылдаша.
Табигать кышка җыена
Агачлар шавы аша.
Эмиль Галимов, Чистай районы, Гаделшә авылы, 6 сыйныф укучысы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    398
    0
    1