"Канатлы ат" - Зәлинә Гыйләҗетдинова иҗаты

"Сабантуй" балалар журналын яратып укучылар. Сезне ТР Балтач районы “Советлар Союзы Герое Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомум белем мәктәбе”нең 5нче сыйныф укучысы Гыйләҗетдинова Зәлинә Фидан кызының иҗат җимешләре белән таныштыррыга телим.
Укытучысы: Хаҗиева Л.М.
Әниемне яратам
Мин әнине яратам!
Ул да мине ярата!
Әнием белән бергә,
Һәр көн күңелле үтә.
Әнием белән бергә
Һәр көн файдалы үтә.
Мәктәпкә дә озата –
Әни мине ярата!
Авыр чакта юата,
Кызык итеп уйната,
Әкият укып йоклата –
Әни мине ярата!

Әтием
Ярата үз әтиләрен
Җирдә һәммә кеше дә.
Әмма минем әтиемә
Җитә алмый берсе дә.
Ул булдыра барысын да
Дөрес, авыр эше дә.
Ярдәм сораган чагында
Булыша һәр кешегә.
“Төзүче кызы” дисәләр,
Никтер көләсе килә.
Белмәгәннәргә, мин булам –
Фидан кызы Зәлинә.

Яз җыры
Шаулап акты гөрләвекләр –
Яңгырады яз җыры.
Шәһәрләрдә, авылларда
Яуды ләйсән яңгыры.
Язгы ташкын башлануын
Хәбәр иттем дөньяга.
Зәңгәр бозлар агып китте,
Мин сокландым аларга.
Аңлаталмыйм – сүзләр җитмәс,
Җырламыйм – көй табылмас.
Синең көең, күптәнгечә,
Тагын яшьлек, тагын яз...
Сеңлемә
Минем кечкенә сеңлем бар,
Исемнәре Айзилә.
Ничек итеп укыр инде,
Ул бит әле кечкенә.
Быел мәктәпкә барырсың,
Гел “бишлеләр” алырсың.
Әниләрне куандырып,
Спортчы да булырсың.
Үзеңнең бар хыялың –
Армиягә барасы.
Илне саклап, горур булып,
Әйләнеп тә кайтасы...
Тылсымлы таяк
Мин кечкенәдән үк тылсымчы булырга хыялланып үстем. Гади генә тылсымчы түгел, ә тылсымлы таягы белән!
...Мин күзләремне йомам да, шул таякны минем кулда дип күз алдыма китерәм. Таягымны селтәп җибәрүем була, бөтен дөньяда тынычлык урнаша. Сугышлар да булмый, кешеләр дә бер-берсенә бары тик яхшы теләкләр генә телиләр. Африканың сусыз илләрендә чишмәләр калкып чыга, балаларның елаулары түгел, бары тик шат елмаюлары гына ишетелә. Җир йөзенең бөтен сабыйлары да якты, зур мәктәпләрдә укыйлар. Аучылар да җәнлекләрне, кошларны ауламый, бөтен дөнья кошлар сайравыннан яңгырап тора. Бөтен җирдә рәхәт, тыныч...
Мин күзләремне ачам... Ә бу дөньяда һаман да начарлык, сугыш.
Мин зур үскәч, барыбер бу таякны табып, җир йөзен ямьләндерәчәкмен әле!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....