Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек

Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек, дип хәбәр итә Арча районы Түбән Аты мәктәбенең «Хыял» иҗат төркеменә йөрүче укучылар.

«Безнең «Хыял» иҗат төркеме мәктәбебездә 2018 елдан бирле эшли. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. «Сәйяр»дә «Сәхнә йолдызы» номинациясендә җиңүләребез дә бар. Татарстанда 2023 нче ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан сайланган әлеге әсәрдәге төп рольне – Әхмәдулла образын Абдуллин Фаяз башкарды. Әниләр көне уңаеннан Мәдәният йортында да авылдашларыбызга, кайткан кунакларга күрсәтергә җыенабыз», – дип планнары белән бүлеште, «Хыял» иҗат төркеме җитәкчесе, Түбән Аты мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев