Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты

Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты

Минем әнием

Әни – нинди матур исем! Ул – дөньяда иң кадерле, ягымлы, йомшак кеше. Һәрбер кешенең дә үз әнисе бар. Минем әниемнең исеме – Миләүшә. Ул – минем өчен җир йөзендә иң матуры, иң уңганы. Өебездәге матурлык, чисталык моны исбатлый. Әнием тәмле-тәмле ризыклар пешерергә ярата. Тәмле ризыклар белән гаиләбезне куандырып тора. Без дә аннан бик күп  эшләргә өйрәнәбез. Мин әниемне бик яратам һәм хөрмәт итәм, аңа терәк буласым килә.

Зәлинә Мөхәмәтҗанова,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Иң ягымлы кешем

Мин үземнең тормышымны әниемнән башка күз алдына да китерә алмыйм. Минем әнием – Айгөл исемле. Ул – дөньяда иң ягымлы, иң матур, иң якын кешем. Аның күзләре көрән, керфекләре озын, кап-кара. Озын толымлы, кап-кара чәчле ул. Әнием җитәкче ярдәмчесе булып эшли. Ул бик әйбәт, сабыр кеше. Ягымлы тавышы белән эндәшсә, күңелләргә рәхәт булып китә. Әнием һәрчак ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Мин әниемне бик яратам!

Илназ Галәветдинов,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Газиз әнием!

Бу дөньяда миннән бай кеше юк,

Кайгыларга урын тар әле...

Һәрбер яңа көнгә рәхмәт укыйм,

Мин бәхетле – әнкәм бар әле...

 

Ятимлекнең ни икәнен белмим,

Йөзем һәрчак көләч, ак әле...

Чөнки миңа “Балам”, – диеп дәшәр

Якын, газиз әнкәм бар әле...

Алмаз Сафин,

5А сыйныфы укучысы

 

Гүзәл әнием

Минем әниемнең исеме Гүзәл. Ул бик әйбәт, сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Ул миңа дәресләр әзерләргә булыша. Ял көннәрендә бергә урманга йөрибез. Ул үзе белгәннәрен миңа да өйрәтә. Бәйләргә, чигәргә, ашарга пешерергә әнием өйрәтте. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм, аңа охшарга тырышам.

Минем әнием бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет – һәр баланың

Үз әнисе булуы!

Алия Кадырҗанова,

4 Б сыйныфы укучысы

 

 

Аделия Низамиева,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Ильяс Ваһапов, 

4 Б сыйныфы укучысы

 

Альберт Вәлиәхмәтов,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Азат Вәлиев,

3 В сыйныфы укучысы

 

Илназ Таһиров,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Алия Кадырҗанова,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Тимур Яруллин,

3 В сыйныфы укучысы

 

Камил Хәйруллин,

4 Б сыйныфы укучысы

 

Мифтахова И.,

5 А сыйныфы укучысы

 

 

Ильвина Сәләхова

 

Эмиль Солтанов,

5 А сыйныфы укучысы 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев