Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кечкенә шагыйрь

Шигырь

Җылы апрель аенда
Туса да нәни шагыйрь.
Ләкин сабый тәрәзәсен
Салкын җилләр кагыр.

Язлар китә, көзләр җитә.
Көннәр үтә, яше бара.
Көтмәгәндә әти-әни
Аны ташлап китеп бара.

Шул көннән соң бөтенләйгә
Ятим кала Апушыбыз.
Авыл саен яңа әти, яңа әни
Эзли безнең Тукаебыз.

Өчиледә яратмыйлар,
Яңа бистә һөнәрчесе
Үз өенә асрамага
Алып кайткан  бу ятимне.

Үсеп җитеп шул Габдулла
Бөек шагыйрь Тукай булган.
Безнең өчен бик кадерле
«Туган тел»ле шагыйрь булган.

Чулпан Сәгъдиева,  Казан, Г. Тукай исемендәге 1 нче гимназия, 3 а сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев