Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Хәтерсез күке

Укучылар иҗаты

Хәтерсез күке

Мин, бәрелеп-сугылып, гимназиягә килеп кергәндә, дәрес башланырга 10 минут калган. Коридорда иртәнге гимнастикага чакырып, мәктәп радиосыннан музыка яңгырый иде. Ике баскычны бер итеп кенә сикереп, гардеробка төштем. Бөтен кеше килеп беткән, безнекеләрдән берәү дә юк. Менә бәла, беренче дәреснең кайсы кабинетта буласын да белмим. Авыр сумкамны өстерәп, өченче каттагы дәресләр таблосы янына киттем. Әһә, дүртенче катта география икән. Харап эш, контурлы картам эшләнмәгән. Мин бит иртән килгәч, Динардан күчерермен дип уйлаган идем. План тормышка ашмый калды. 34 нче кабинет  төбендә таптана башладым. Керсәм, икеле утыртып чыгам, ә кермәсәм....? Чыннан да, нигә миңа икелеләр бакчасында тагын бер икеле үстерергә. Шулай уйладым да дүртенче каттан, баскычның тоткасына утырып, выжж беренчегә. Биш  секунд үтмәде, мин – ашханәнең ишек төбендә. Ымм! Ашханәдә бүген пилмән бирәләр, ахрысы. Хуш исләр таралган. Аяклар үзеннән-үзе шунда алып китте.

– Фәния апа, нинди тәмле әйберләр ашатасыз?

   Пешекче Фәния апа күзлек өстеннән миңа җентекләп карады да:

– Нәрсә, Яруллин, звонокны ишетмәдеңме әллә? – диде кырыс тавыш белән.

     Ай, икенче укытучы бу Фәния апа. Менә уйлап карасаң, аңа нигә минем дәрестә булу-булмавым? Кайнар өчпочмакны суз да:

– Ашларың тәмле булсын, Яруллин! – диген.

      Ашханәдә озак тукталып булмаячак. Сәгатькә күз салдым. Йөри торгач, 30 минут үтеп тә киткән. Әһә, дәрес бетәргә тагын 15 минут кына калды. Баскычларны саный-саный менсәң, вакыт озаграк узачак. Хәзер инде җиңел суларга була. Өй эшен тикшергәннәр, яңа теманы аңлатканнар, өй эше генә аласы калды. Анысы  иң җиңеле! Котылдым дип сөенеп, география кабинетының ишеген шакыдым. Земфира Әхтәмовнаның: «Керегез!» – дигән тавышын ишеткәч, ишекне ачып керсәм, кабинетта өстәлдәге глобус артында утырган  укытучыдан башка берәү дә юк иде. Мин бер буш парталарга, бер укытучыга карап, сүзсез катып калдым.

    Укытучы,  глобус артыннан торып, әкрен генә  стенадагы кошлар турындагы стенд янына килде дә өстәге рәттәге дүртенче кошка төртте.

– Бу нинди кош, Яруллин? – диде ул серле генә.

 - Күке! дидем, белгәнемә сөенеп. – Алар хәтерсез кошлар, – дип тә өстәдем белгәнемне күрсәтергә теләп.

   – Афәрин, Яруллин! Күкеләр хәтерсез була шул, – дип укытучы   глобус артына кереп утырды.

Мин бер күкегә, бер Земфира Әхтәмовнага карап, бу нәрсә булды соң әле дип аптырап торганда:

 -  Яруллин, контурлы картаңны гына түгел,  кичә карантинга киткәнегезне дә оныткансың бит?! дип копьютерда нидер эшли башлады.

      Укытучычының  сүзләре башка суккандай булды! Ах, бу башны! Кичә сыйныфыбызда 12 кеше  укырга  килмәде. Айгөл Эрнстовна,  дәрестән соң барыбызны җыеп, бер атнага карантинга җибәрүләрен  аңлатты бит. Ах, бу хәтерсезлек!

 

Рәмзил Яруллин,

Казан шәһәре Г.Тукай исемендәге

1 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев