Китап – киңәшчең синең

Без, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучылары, район үзәк балалар китапхәнәчеләре үткәргән, “Китап – киңәшчең синең” темасына багышланган дәрестә булдык. Укучыларны китапхәнәдә эшләүче Резеда, Клара, Зөлфия апалары каршы алды. Алар китапхәнә, уку залы, абонемент өлешләре белән таныштырды. Балаларга китапка карата сакчыл булырга кирәклеген, аны куллану кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәреснең максаты да китапка, китапхәнәгә хөрмәт, ярату хисе уяту иде. Дәрес барышында укучылар “библиокәнфитләрдәге” сорауларны үзләре укып, җаваплар таптылар. Сораулар кызыклы итеп төзелгән иде, шуңа балалар күңеленә бик хуш килде.
Татарстан Респубикасы президенты Миңнеханов Р.Н. указы нигезендә 2021 ел – Китапхәнәчеләр балаларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Туган телем – хәзинәм!” дигән китап кургәзмәсе белән таныштырдылар. Шулай ук, укучыларга Татарстан Республикасы дәүләт гербы көне уңаеннан “Ак барслы герб” турында мәгълүмат бирелде.
Балаларга китап дөньясына сәяхәт бик тә ошады. Китап – безнең якын дустыбыз. «Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәгә йөрегез, сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр», – дип чакырып калдылар китапханәче апалар.
Альбина Борханова,
Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.