Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Комбайнчы әтием!

Туган авылымны, авылдашларымны, гаиләмне ,әти-әниемне бик яратам. Авылымның матурлыгын, байлыгын арттыру өчен тырыш хезмәт куючыларны чын күңелдән хөрмәт итәм.

Минем әтием, Сибгатуллин Илъяр, урып-җыю вакытында KLAAS TUCANO 340 комбайнында эшли. Узган ел җаваплы чорда мине дә үзенә ярдәмче итеп алырга булды. Әтием белән бергәләп көн дә эшкә йөри  башладым. Башта комбайнны  урып-җыю эшенә әзерләдек. Аннары  басуга икмәк суктырырга чыгып киттек. Арпа, бодай, солы, рыжик суктырганда төнге сменада да эшләргә туры килде. Аеруча истә калган вакыт бодай суктырганда булды: берничә тапкыр комбайн  көйсезләнеп алды, аны төзекләндергәнче эштән тукталып та тормыйча булмады әле. Ничек кенә авыр булганда да, әтием  сабыр  гына  эш итә, тырышып эшли. Мин дә һәрвакыт әтиемә  таяныч булырга тырыштым. Тырышуым бушка китмәде: 1 нче сентябрь  көнне Белем бәйрәмендә “Игенче” агрофирмасы җитәкчеләре кулыннан бүләк алуы бик күңелле булды. Тузанга баткан куллы, чиста күңелле хезмәт батырлары белән бергәләп эшләве миңа бик ошады. Мәктәптәге дусларыма да сөйләдем әле. Җәйнең искиткеч мул уңышы, кызарып пешкән җиләкләрнең тәме, чәчәкләр хуш исе, кошлар тавышы, төнге караңгыда утлар балкытып эшләгән комбайн  авазы гүзәл җәй турындагы хатирәләрне мәңге оныттырмас!   Көндәлек тормышны матур хезмәтләре белән бизәгән эш батырларына мәңгелек дан!     

     
Илназ Сибгатуллин, Түбән Аты мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев