Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кәримовлар ("К" хәрефенә башланган сүзләрдән хикәя)

("К" хәрефенә башланган сүзләрдән хикәя)

Кәримовлар күркәм Казаннан күченеп кайттылар. Казан – күзләрне камаштырырлык, күңелләрне күтәрерлек кала. Котдус, Камал Казанда калдылар. Камил кайгырды, кәефе кырылды. Күрше кызы Кәүсәрия керде. Кызыклы китап керткән. Камил китапка кагылмады.

Камил кар көрәргә карар кылды. Кәүсәрия, кунак кызы Камилә көрәк күтәреп килгәннәр. Кинәт Кәримнәрнең коймаларына каргалар кунды. “Кар! Кар!” кычкыралар. Кычкырмагыз, каргалар, кечкенә Каюмны куркытасыз. Каюм куркуыннан кулын коймага кысты. Китте кычкырыш, көйсезләнү...

Нәфисә Шәрифуллина,

Мамадыш районы Усали урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!