Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Көтелгән кунаклар

Менә яз да җитте. Кояш җылысында калку урыннардагы карлар эреде, кара җир чыкты. Чокырлы урыннарда кар сулары җыелды.

 

Менә яз да җитте. Кояш җылысында калку урыннардагы карлар эреде, кара җир чыкты. Чокырлы урыннарда кар сулары җыелды.

Илдар бүген дә шәһәр янындагы паркка ял итәргә чыкты. Көн шундый матур! Кояш та нурларын жәлләмичә тарата. Агач башына кунган сыерчыклар үзләренең моңлы җырлары белән Илдарны сәламләделәр. Ничек инде сәламләмисең? Узган атнада гына әле әтисе белән Илдар оя ясап элделәр бит! Ә бүген анда – кунаклар.

Илдар кулындагы  көймәсен җыелып торган суга агызырга ашыкты. Талгын җилдә көймә җай гына селкенеп алга йөзеп китте. Илдарга бу бик тә кызык тоелды. Ул уенга мавыгып, караңгы төшкәнен сизми дә калды.

Яз көне бик күңелле! Яз көне бар да матур! Язгы авазлар шатландыргыч.

Самат Хәмидуллин, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

 

 

Көтеп алган яз да килеп җитте.

Кояш җылысында карлар эри башлады. Урамнардан, тыкрыклардан челтер-челтер саргылт сулы гөрләвекләр акты. Агач башларында тыңгысыз сыерчыклар матур җырларын башкардылар. 

Малайлар да үзләренең кәгазьдән ясаган көймәләрен гөрләвеккә агыздылар. Алар үзләрен чын капитан кебек тоттылар. Команда биреп, көймәләрен ярыштырдылар. Ә ояларыннан чыгып, чыбыкка тезелешеп утырган сыерчыклар, малайларны күзәткәндәй, канатлары белән җилпенеп тордылар. Яз озак йоклаган табигатькә җан өрде.

Алия Фазлыйәхмәтова, 3 класс, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев