Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Куянның койрыгы ник кыска?

Әкият

Борынгы заманнарда куяннарның койрыклары озын булган. Бервакыт барлык хайваннар арасында йөгерү ярышы уздырырга уйлаганнар. 

Җиңгән җанварга бер кәрзин үзе ярата торган азык биреләсе икән. Бөтенесе ярышка әзерләнә башлаган. Аю гәүдәсе зур булганга әкрен йөгерсә, куян койрыгы – озын, ә үзе кечкенә булганлыктан тиз йөгерә алмаган. Аның бу ярышта бик тә җиңәсе килгән. Җиңсә, бер кәрзин кишер тиячәк бит! Куян көне буе йөгергән дә йөгергән. Шулай чаба торгач, арт тәпиләре белән ялгыш койрыгына баскан. Койрык өзелеп киткән. Ләкин куян авыртуны сизмәгән. Һаман йөгерүен белгән. Аңа хәзер йөгерергә бик җиңел икән. Артына борылып караса, озын койрык урынында кып-кыска койрык калган. Ул моны әлегә беркемгә дә әйтмәскә булган. 

Менә ярыш көне килеп җиткән. Барлык хайваннар да ярышка җыелганнар. Билгеле инде, бу ярышта кыска койрыклы куян җиңгән. Аңа бер кәрзин кишер биргәннәр. Ул шундый сөенгән! Ярышта җиңеп алган кишерләрне иптәшләре белән бүлешкән. Җиңүенең серен дә ачкан. Бу башка куяннарга да ошаган, дошманнардан качу җиңелрәк булачак, диешкәннәр. Алар да үзләренең озын койрыкларыннан котылганнар. Шуннан бирле куяннар кыска койрыклы икән.

Ислам Фәррахов, Әгерҗе районы, Девятернә мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев