Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кыш киткәч

(Һәр сүзе “К” хәрефеннән башланган шигырь)

Кыш киткәч, кояш кыздырыр,
Кар көртләре күп кимер.
Кыш киткәнгә кайгырмагыз,
Күпмедер көннән килер.
 
Кыш китүгә Кызлар көне
Көнкүрешкә киләдер.
Кызларны котлый кемнәрдер,
Күңелләрен күрәдер.
 
Кәшәкәләр, конькилар
Киләсе кышны көтәр.
Канаулар казырга кирәк,
Көрәкләреңне күтәр.
 
Кыш китүгә кырларыбыз
Кара киемнәр кияр.
Күңелле күренешләрдән
Күктәге кояш көләр.
 
Кыш китүгә күчмә кошлар
Көньяклардан кайтырлар.
Кышның күңелле көннәре
Күңелләрдә калырлар.
 

Хәйдәр Зәйнуллин, Арча районы Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев