Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кыш турында шигырьләр - "Сабантуй" почтасыннан

"Исәнмесез! Мин 49нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Зоя Петровна. Сезгә укучыларым язган шигырьләрне тәкъдим итәм. Хөрмәт белән, Зоя Петровна."КышСалкын бураннары беләнКыш...

"Исәнмесез! Мин 49нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Зоя Петровна. Сезгә укучыларым язган шигырьләрне тәкъдим итәм. Хөрмәт белән, Зоя Петровна."
Кыш
Салкын бураннары белән
Кыш килеп җиткән безгә.
Иренмичә эшләгән ул -
Кар көрте җиткән тезгә .
Елгада суны катырган,
Туңмасын дип балыклар.
Агачларны ышыкларга
Япкан кардан яулыклар.
Бар табигать гүя йоклый
Җылы юрганын ябып,
Бишек җыры көйли-көйли,
Җил генә йөри чабып.
Абдуллина Диләрә
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
6 “Б” сыйныф укучысы

Кыш килде
Бар дөньяны туңдырып,
Салкын кыш килеп җитте.
Энҗe кар бөртекләре
Җир өстен ап-ак итте.
Балалар, шатланышып,
Тау шуа, чана тарта;
Кышка һәркем сөенә,
Кышны һәркем ярата.
Ильсаф Динюшев
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы
Кыш килде
Матур кыш килде,
Ап-ак кар яуды.
Бөтен дөньяны,
Җирне каплады.
Карда уйныйбыз,
Кышны без котлап.
Салкын көннәре
Җиткәнче ныклап.
Салкын димәдек,
Бозда да шудык.
Өсләр чылангач,
Өйләргә шылдык.
Гобәйдуллин Камил
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Кыш бабай
Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең.
Зиннәтуллина Алия
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы
Кыш җитте
Балаларны куандырып,
Салкын кыш килеп җитте.
Энҗе кар бөртекләре
Бөтен җирне ак итте.
Кояшлы матур көннәре
Һәркемне шатландыра.
Кышнын матур көннәрен
Барыбыз да ярата.
Халмурадова Яна
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев