Сабантуй почтасы
Кышкы мизгел
Камилә Мөхетдинова, Балтач районы Бөрбаш мәктәбе укучысы шигыре
Салкын кышның килүенә,
Алмаз бигрәк сөенде.
Чана белән чаңгы алып,
Тау шуарга дип килде.
Бер чаңгысын киеп куя,
Бер чанага утыра.
Икесе дә өр-яңа шул,
Икесе дә шәп шуа.
Шуа торгач, кич булды,
Алмаз да арды, талды.
Ай, аны өенә озатып:
«Иртәгә кил!» – дип калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев