«Көз җитте»

«Көз җитте»
Көзләр житте диеп
Моңсуланмыйк әле.
Табигатьнең бит бу
Шундый матур мәле.
Көзләр җиткәч,көннәр кыска
Кояш сүрелгән күптән.
Бакчаларда эшләр бетте,
Җиләк-жимеш өлгергән.
Әйлән – бәйлән уйнап ява
Агачның яфраклары.
Салкын җилләр исеп утә,
Явып китә яңгыры.
Агачлар кышка әзер,
Яфраклары коелды.
Әллә ничә төсе бар
Кызыл, яшел, сары.
Кошлар китте җылы якка
Килде безгә алтын көз.
Уңышлар да җыеп алдык,
Бәйрәм итәбез бүген без.
Хөсәенова Гөлчәчәк Ниязовна
114 нче балалар бакчасы. Тәрбияче
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.