Күзгә яшьләр килде...

Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык! Өч көн дәвамында бик күпләр белән көч сынашып, Гран-прига ия булдык. Бу җиңүне бик көттек. Урын яуламасак, укытучыбыз Дәүләт Исмагилович күзенә күренергә дә оялырбыз, дидек. Гран-при алганны белгәч, шау-гөр килдек. Шатлыктан күзләребез яшьләнде, бер-беребезне кочаклап тәбрикләдек. Җитәкчебезгә, укытучыларыбызга, әти-әниләребезгә зур рәхмәт! Мондый җиңүләребез күп булыр әле.
Хәнифә Халикова,
Лаеш районы Усад авылының "Сәламәт буын” күп профильле лицее укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....