Ләлә чәчәге
Бик матур, гөлләр - чәчәкләр үсеп утырган бакчада ләлә чәчәге үскән.
Үзе бик мактанчык һәм саран булган. Үзен чәчәкләрнең патшасы итеп хис иткән.
Ләлә чәчәге бернәрсәдән дә курыкмый икән. Дуслары да булмаган, кемнең андый дус белән сөйләшәсе килсен.
Безнең бу матур чәчкәбез беркөнне авырый башлаган. Таҗлары кипкән, төсләре беткән. Күрше-тирә гөлләр моны күреп бик боекканнар, борчылганнар. Иртәнге чык тамчыларын Ләләнең таҗларына сипкәннәр, тамырларын йомшартканнар. Шуннан безнең авыру чәчкәбез савыга башлаган. Матурланып киткән, таҗлары алсуланган.
Шушы хәлдән соң үзен бик тә ямьсез тотуына янындагы гөлләрдән- чәчәкләрдән оялган. Күңелләре тулып елап та алган. Аннан барысын да җыеп гафу үтенгән, башка рәнҗетмәскә сүз биргән.
Алия Фазлиәхмәтова, Әгерҗе районы , Исәнбай авылы мәктәбе, 6 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев