Әлифба – беренче баскыч

Әлифба – баланың тәүге уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.
Бүген – зур бәйрәм. Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларының иң яраткан китабы Әлифба белән саубуллашу бәйрәме. Әлифба – белем юлының башы, якты йолдызы, тел ачкычы, беренче баскычы. Әлифба – укучыларны 39 хәреф белән таныштыручы. Балалар аны бик яхшы үзләштерде. Әлбәттә, хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма нәниләребез тырышып белем алды, укырга, язарга, өйрәнде. Китап аларны дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтте.
Бәйрәмдә балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Шулай ук балалар әти-әниләре белән берлектә “Безнең әлифба” проектын эшләделәр: алфавиттагы һәр хәрефкә башланган җөмләләр төзеделәр. Нәтиҗәдә, сыйныфның үз әлифбасы булдырылды. Әти-әниләр дә, үз чиратында, балаларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Сюрпризсыз да булмады. Әти-әниләр үзләре белән зур “куян”ны кунакка алып килеп сөендерде. Балаларның бик тә күңелләре булды.
Укучылар белем серенә өйрәтүче укытучы апаларына һәм әти-әниләренә рәхмәтләрен белдереп, үз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырдылар!
Кадерле балалар, Әлифбага алмашка Туган тел китабы килә. Ул сезгә күп матур әсәрләр аша Туган илебезне, туган телебезне кадерләргә, дуслыкны хөрмәтләргә, акыллы, әдәпле тәртипле булырга өйрәтер.
Беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә белем үрләрен яулаганда, яңадан-яңа биеклекләрләр, күп уңышлар, ихтыяр көче телибез!
Альбина Борханова, Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе,
Эльмира Ваншина башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.