Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Милли китапханәгә сәяхәт

Җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасында катнаштык

Без Казанга зур чарага – җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасына чакырылган идек. 23 сентябрь көнне Милли китапханәгә Актаныш балалар китапханәсе мөдире Фәрхетдинова Ильмира Әлдәм кызы, өч финалист – районда җиңү яулаган балалар: икенче мәктәп укучысы Сагидуллина Румия, Солтанова Нурия, Харисова Адилә белән юлга чыктык. Милли китапханәдә китап сөючеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган, ул шул кадәр матур, иркен, заманча җиһазландырылган.

«Китапстан» марафоны Татарстанның барлык китап укырга яраткан укучыларын берләштерде. Бәйрәмгә республикабызның барлык төбәкләреннән кунаклар җыелган иде. Бәйрәм белән Милли китапханә директоры Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы котлады, китаплар укырга өндәде. Республикакүләм җиңүчеләргә дипломнар һәм затлы бүләкләр тапшырылды, алар рәтендә минем кызым Харисова Адилә дә бар иде.

Ахырдан «MOÑ» театры куйган Григорий Остерның «Дети и Эти» заманча спектаклен карадык. Бу тамаша безгә бик ошады. Спектакль балаларны җаваплы булырга өйрәтте, әхлакый тәрбия бирде.

Республикада шундый шәп проект дөнья күргәнгә мин бик шат. Оештыручыларга зур рәхмәт, балаларны китап укырга тартып, истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр.

 

Ләйсән Харисова, Актаныш районы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев