Минем дустым

Былтыр көз көне әтием миңа Сарапул шәһәреннән кечкенә генә көчек алып кайтты. Мин аңа Рейнджер дип кушамат тактым. Без аның белән бик дуслаштык. Кибеткә дә бергә бардык, урамда да бергә йөрдек, кыш җиткәч, тау шудык.

Хәзер инде көчегем үсте. Ул уйнап кына калмый, йортыбызны да саклый, безгә тугры хезмәт итә. Мин аны ит, сөяк белән сыйлыйм. Мин мәктәпкә киткәндә дустым ямансулап кала, ә кайтканны әллә кайлардан сизеп өрә башлый. Сөенечен кая куярга белмичә сикерә-сикерә, минем яныма йөгерә. Рейнджер – акыллы, тугры дус. Мин аны бик яратам!

Мәдинә Мөхәммәдиева,

Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 9 февраль 2021 - 21:31
    Без имени
    Молодец!!!
  • 9 февраль 2021 - 20:44
    Без имени
    Молодец ?
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    114
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    289
    0
    3