Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Минем тылсымлы Яңа елым

Күптән көтеп алган кояш бүген күземне чагылдырып уятты. Мин сикереп тордым да тизрәк бәс каплаган тәрәзә аркылы урамны күзәтергә ашыктым.

Тирә-юнь ялтыр-йолтыр килеп ак юрган каплаган сыман җәеплеп киткән. Өстәмә тунымны гына элдем дә, киез итегемне эләктереп, урамга  чыгып йөгердем. Таяк алып карда Кар бабай рәсемен ясадым. Берзаман Кар бабайның куллары мине кочып алды да, кышкы дәръяга алып креп китте...

         Менә без җитез җигүле атларга утырып, кыштырдап торган урман сукмагыннан җилдертәбез генә. Урман җәнлекләренә куллар болгап чаптырабыз... Җигүле ат бик матур серле тау эченә алып кереп китте. Менә зур өстәл артынаңа Аждаһа тәмле чәйләрен эчеп утыра. Кар бабай белән безне дә кунак итте, тәмләп сыйлады.

         «Яңа елга нинди бүләк телисең?» - дип сорады. Эх, әйтеп кенә  өлгерә алмадым шул... Күптән көтелгән кояш күземне чагылдырып уятты!

Әмир Сабитов,

Казан шәһәре 14 нче гимназиянең 2 «Е»  сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев