Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Минем уңышларым 

Укучыларыбыз уңышлары белән уртаклаша.

Быел минем өчен уңышлы ел булды. Бик күп бәйгеләрдә катнаштым һәм җиңүләр яуладым. Алар турында сезгә дә языйм әле. Беренче бәйге 8 март көненә открытка ясауга багышланган иде. Район буенча мин анда 2 нче урын яуладым. Бөек Җиңүгә багышланган рәсем конкурсында – 3 урын, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсем бәйгесендә 1 нче урын алдым.

Ел башында үземә, укуга күбрәк вакыт бирергә, дигән максат куйган идем. Нәтиҗәсе яхшы булды: беренче чирекне гел бишле билгесенә генә тәмамладым.

Июль аенда “Сабантуй” журналына язылдык. Ул миңа бик ошады. Аны чыгаруда катнашкан барлык кешегә рәхмәт!

Быел мин бик күпне аңладым, үземә яңа дуслар таптым, инглиз телен өйрәнә башладым. Кыскасы, елым файдалы үтте.

Адилә Әхмәтҗанова  

Апас районы Иске Йомралы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев