Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Мөхәррир белән биедек

Без, Казан шәһәре 180 нче гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларында кунакта булдык. Безнең өчен кызыклы язмалар әзерләүче журналистларны, редакцияне үз күзләребез белән күреп кайттык.

 

Без, Казан шәһәре 180 нче гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларында кунакта булдык. Безнең өчен кызыклы язмалар әзерләүче журналистларны, редакцияне үз күзләребез белән күреп кайттык.

Шундый матур җирдә урнашкан икән редакция! Тәрәзәсеннән “Кол Шәриф” мәчете, Кремль, Казансу елгасы күренә. Башта "Сабантуй", "Салават күпере" журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова безне журналларның тарихы белән таныштырды.

"Сабантуй" журналы элек "Яшь Ленинчы" дип аталган. Ул СССРда иң беренче балалар матбугаты булган. Сугыш елларында чыгудан туктап торган, чөнки журналистлар фронтка китеп беткәннәр. Ә 1961 елда газетаны укучылар саны 100 меңнән дә артып киткән. Минем дәү әнием дә "Яшь Ленинчыны” укыган. 1991 елдан басманың исеме "Сабантуй" дип үзгәртелгән.

"Салават күперен" язучы Зиннур Хөснияр уйлап тапкан. Беренче саны фин кәгазендә басылган, ди. Бүген дә сыйфатлы, кызыклы бу журнал. Анда җанлана торган рәсемнәр дә бар, үз язмаларыңны җибәрергә дә була.

Редакциядә серле бер бүлмә бар. Ул – студия. Шунда баш мөхәррирнең үзе белән "Чума үрдәк, чума каз", "Әпипә”гә рәхәтләнеп җырладык, биедек без анда.

Журналның интернетта үз каналлары бар икән. Анда безнең кебек балалар төрле кызыклы мәгълүматлар сөйли. Без дә Галия Сабирова белән бергә зоопаркка сәяхәт иттек. Аннары өйрәнеп килгән шигырьләребезне сөйләп күрсәттек. Бүләккә журналлар бирделәр. Бу очрашу безгә бик ошады. Яраткан җурналларыбызның ничек әзерләнүен күрү безнең өчен кызык булды. Бу сәяхәтне оештыручыларга зур рәхмәт!

Әмир Мозаффаров,

Казан шәһәре 180 нче гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев