Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Мәктәп гөр килеп торды

Менә язның беренче бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте. Ул – безнең сөекле әбиләребезнең, кадерле әниләребезнең, сөйкемле апаларыбызның, гүзәл кызларыбызның, нәни сеңелләребезнең иң күркәм бәйрәме.

Менә язның беренче бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте. Ул – безнең сөекле әбиләребезнең, кадерле әниләребезнең, сөйкемле апаларыбызның, гүзәл кызларыбызның, нәни сеңелләребезнең иң күркәм бәйрәме.

Бүген мәктәбебез гөр килеп торды. Һәр сыйныфта бәйрәм. Һәр укучы үзенең яраткан, сабыр, гадел укытучы апаларын котлый. Кемдер җыр җырлый, кемдер матур сүзләр әйтә, ә кайберләре шигырь укый. Дәресләрдән соң барыбыз бергә спорт залына җыйналдык. Иң беренче укытучы апаларны һәм кызларны мәктәп директоры Фәнил Васыйл улы Һадиев котлады. Аңа укытучы абыйлар һәм егетләр кушылды. Кызлар өчен дә ярышлар үткәрелде. Ике командага бүленеп, исем сайладылар. Беренчесе – «Лалә чәчәкләре», ә икенчеләре «Кашкарыйлар» булдылар.

Кызлар уеннарда үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Уен булгач җиңүче дә, җиңелүче дә була. Ләкин барысы да бүләкләр алып, бәйрәм рухы белән әниләрен котларга өйләргә таралыштылар. Ә без, малайлар, шушы ярышта җанатарлар булып утырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Салават Хуҗин,

Алабуга районы Морт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

 

Шушы уңайдан файдаланып, "Салават күпере" һәм "Сабантуй" редакциясендә эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Күгебез аяз, илләребез тыныч булсын.  Морт мәктәбе егетләре исеменнән, Салават.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев