Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әниемнең җылы кочагы - "Сабантуй" почтасы

Әниемнең җылы кочагыӘни - һәркем өчен кадерле,изге зат ул. Шуңа күрәдер инде әниләр турында бик күп матур җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Минем дә үз әнием турында сөйлисем килә.Минем әнием Роза исемл...

Әниемнең җылы кочагы


Әни - һәркем өчен кадерле,изге зат ул. Шуңа күрәдер инде әниләр турында бик күп матур җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Минем дә үз әнием турында сөйлисем килә.


Минем әнием Роза исемле. Роза чәчәге кебек матур,нәфис ул минем әнием. Аның дулкын-дулкын чәчләре чия төсле, нәкъ тә аның назлы күзләре төсендә. Әниемнең нурлы йөзен күреп йокыдан уяну, аның җылы кочагында иркәләнү - минем өчен зур бәхет. Әнием барлык эшен дә җиренә җиткереп башкара, нәрсәгә тотынса, шуны эшли белә. Безгә, өч баласына һәрьяклап үрнәк ул. Мин әниемнең уңганлыгына, тырышлыгына, сабырлыгына сокланам,  әнием кебек изге күңелле, ягымлы булырга тырышам. Әниебез без дәрес әзерләгәндә укытучыга “әверелә”, ә авырып китсәк, “табиб” та була ала - безне сәламәтләндерү өчен бар көчен куя. Безнең эшчән, өлкәннәрне хөрмәт итә белүчеләр булып үсүебезне тели.


Кадерле әнием! Әтиебез белән тигезлектә, безнең уңышларга куанып, бәхетле яшәсәгез иде! Мин сине бик яратам, бәйрәм белән тәбрикләп,матур җырлар бүләк итәм:


Әниемнең кочагы -
Изгелекләр учагы.
“Балам!” - диеп, назлап-сөеп,
Ярат, ярат син тагын!


Шәмсиева Алинә,
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы



Әнием - кадерле кешем


Җир йөзендә иң матур суз-әни.Ул һәр кеше әйтә торган беренче суз,һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.


Әни куллары-иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар,алар барын да эшли ала. Мин уземнең әниемне бик яратам, чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларны, борчуларымны белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый, ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин тазарганчы янымнан китми.


Минем әниемнең исеме – Миләүшә. Ул өйдә хуҗабикә. Ул апам Энҗе белән икебезне дөрес итеп тәрбияләргә тырыша.


Иртән безне тәмле ризыклар белән сыйлап,мәктәпкә озата. Без тәртипле булсын өчен, тырышып укысын өчен бар көченә тырыша. Без әниебезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!


Әнием!


Мин сине Сигезенче Март бәйрәме белән котлыйм! Сиңа бары тик саулык, сәламәтлек, бәхет-шатлык кына телим. Бу бәйрәмдә минем шатлыклы йөзеңне курәсем, сине сөендерәсем килә.


Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!


Кәримова Гөлия Марат кызы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев