Өзелгән гомерләр

Иртә белән таныш сукмаклардан
Ашыкты балалар мәктәпкә.
Дуслар көтә анда, “5”леләр һәм
Укытучы апа, әлбәттә.
Тик шатлану бушка булган икән,
Канлы булган майның унбере.
Сугышлар да инде күптән тынган...
Ник өзелде бала гомере?
Дәрес барган чакта килеп керде
Әллә нинди юньсез бер кеше.
"Кеше" дияргә дә телем бармый,
Җанкыяр ул, нурсыз бер вәхши.
Атты балаларга, кан коелды,
Күзен йомды мескен балалар.
Мондый хәсрәтләрне күтәрергә
Ничек түзәр ата-аналар?
Ак чәчәктә бүген бар табигать,
Ә балалар – ап-ак кәфендә...
...Сез юк инде, ләкин сакланырсыз
Һәрберебезнең күңел түрендә.
Хәдичә Шәмсетдинова,
Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.