Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Рамазан аен көтеп алабыз

Безнең гаиләбез бик тату һәм дус.

Гаиләбезгә хас гадәтләребез дә бар. Җәен-кышын бергәләп табигать кочагында булырга яратабыз. Карлы көннәрдә чаңгы, чана, тимераякта шуу дисеңме... Берсен дә калдырмыйбыз. Ә җәйге каникулларда ике дәү әнием белән Казанның истәлекле урыннарына бару гадәткә керде. Тарихыбыз белән танышып, бер-беребез белән аралашып, вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез. Ә шулай да Изге Рамазан аен каршы алу, аны уздыру – күңелгә иң якын бәйрәм. 

Рамазан аен һәр мөселман гаиләсе түземсезлек белән көтеп ала. Без дә бу айда, туганнарыбызны, күршеләребезне җыеп, аларны зур табын янында җыябыз һәм тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз. Әтием безгә төрле-төрле бүләкләр ясый. Әнием тәмле итеп сый-хөрмәт әзерли, ә инде өстәл түрендә гел әнием ясаган торт белән бәлеш була. Без дә аңа ризыклар әзерләргә ярдәм итәбез. Апам, балаларны уйнатыр өчен, берәр костюм киеп, төрле кызык уеннар оештыра. Ел саен Рамазан ае туганнарны берләштерә. 

 

Айшә Зарипова,

 Казанның Ф.Г. Аитова исемендәге 12 гимназия укучысы 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев