Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Рухи яктан баеп кайттым

28 нче февраль көнне “Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Сөббух Рәфыйковның тууына – 110, Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган “Әдәби туган як”  республикакүләм әдәби укулар узды. 

Күрше районыбыз Сарман җирлегеннән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Сарман ягы – талантларга бай як. 28 нче февраль көнне “Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Сөббух Рәфыйковның тууына – 110, Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган “Әдәби туган як” республикакүләм әдәби укулары узды. Галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, күренекле шәхесләр катнашкан бу чарада булуым, аларның чыгышларын тыңлый алуым  миндә горурлык хисләре уятты. 

Кичә бик матур, югары дәрәҗәдә үтте, истәлекле мизгелләр дә күп булды. Чыгышымның югары дәрәҗәдә бәяләнүе, конкурсның лауреаты булуым бер шатландырса, юбиляр язучыларны күреп белгән, аларның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхесләр белән танышу тагын да тәэсирлерәк булды. Чарада без чыгышлар да ясадык, мастер-классларда да катнаштык, концерт та карадык, чыгышлар да тыңладык, күргәзмәләрдә дә булдык, Сөббух Рәфыйковның шәхси архивында булган материаллар белән таныштык. Аның үз кулы белән язган хатларын да тотып карадык, хәтта.   

Гөлшат апа Зәйнашева турындагы чыгышларны бигрәк тә игътибар белән  тыңладым, чөнки Гөлшат апа – минем яраткан шагыйрәм. Мин аның сүзләренә язылган җырларны бик теләп өйрәнәм һәм яратып башкарам.

Укытучым Миләүшә Фәгыйль кызы мине үзенең остазы, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп абый Миннегулов, язучы Рухия апа Ахунҗанова белән дә таныштырды. Алар белән  истәлеккә фотога да төштек.    

Ахырдан конференция эшенә йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү өлеше дә истәлекләр белән уртаклашу, төркем җитәкчеләренең чыгышлары, музыкаль номерлары, фотога төшүләр белән үрелеп барды. Конференциядән  мин рухи баеп, онытылмаслык истәлекләр “төяп”, алга таба да мондый чараларда катнашу теләге белән  кайттым.

Динә Шәйхетдинова,

Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы                                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев