Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Сабантуй батыры»

Кышның бер матур, салкын һәм карлы көнендә Биектау урманында җәнлекләр җыен җыйганнар, ди. Казан шәһәрендә «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан «Сабантуй батыры» дип исемләнгән көрәш буенча чемпионат үткәреләчәк икән! Бу хәбәрне җәнлекләргә иң көчле җәнлек – арыслан җиткергән: «Дусларым, 31 нче декабрь көнне мәркәзебезнең нәкъ уртасында – Пирамида күңел ачу үзәгендә Татарча көрәш буенча бәйге үткәреләчәк. Ягез, әлеге бәйгегә кемне җибәрәбез? Бүләкләр бик яхшы– «Сабантуй» журналына 1 елга бушка язылу булачак. Мондый бүләккә һәркем шат булыр, чөнки ел буе шундый зәвыклы, кызыклы , заманча журнал укып, төрле бәйрәм- бәйгеләрендә катнашып, белем һәм тәрбия учагында кайнарсыз. Сездән тәкъдимнәр көтәм. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән сүзне иң өлкән җәнлек – аюга бирик».

Аю, басып, сөйли башлый : «Бик дөрес әйттең , Арыслан туган, мин инде иң өлкәне, шуңа күрә яшьләргә юл бирәм, алар катнашсын», ди. Арыслан риза булып, башын кага да, сүзне төлкегә бирә. Төлке: «Рәхмәт, көчлеләрдән – көчле Арыслан әфәнде,тик, мин бара алмыйм, чөнки физик әзерлегем бик түбән»,– ди. Сүзне куян ала: «Мин бик барыр идем дә, тик куркудан нык калтырыйм, җиңә алмам дип куркам». Читтә эндәшми генә торган бүре сүзгә килә: «Кадерле дусларым, сез мине иң усал җәнлек диясез, тик мин инде ничә еллар татар матбугатын яздырам.Анда басылган әкиятләр, шигырьләр укып усал булмаска, ялганламаска өйрәндем, шулай иткәндә генә уңышларга ирешеп, дуслар белән тату яшәргә мөмкин икәнлеген аңладым. Әйдәгез, мин барам, көчемнән килгәнчә бүләк оту өчен тырышачакмын», – дип бүре сүзен тәмамлый.

Шул җыеннан соң, бүре бөтен көчен бәйгегә әзерләнүгә юнәлтә. Иртән торуга зарядка ясый, дөрес туклана, вакытында ятып йоклый, вакытын юк-барга әрәм итми. Калган җәнлекләр дә эшсез тормый, бүрегә ярдәм итәләр. Аңа күңелсез булмасын дип, барысы бергә иртүк торып, физзарядка ясыйлар, бергә кибеттән файдалы ризыкларга гына заказ бирәләр, вакытлары әрәм булмасын дип, интернет челтәрен дә өздерәләр, татарча матбугаттан «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» кебек рубрикалар белән танышалар...

Менә шулай итеп, «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан «Сабантуй батыры» дип исемләнгән көрәш буенча чемпионат Биектау урманында яшәүче җәнлекләрне үзгәрткән дә куйган. Алар әле дә, бәйгедә бүләк отабыз дип, әзерләнеп яталар икән. Хәзер инде куян да бер җәнлектән дә курыкмый, төлке дә хәйләле юл белән алдамый, чөнки чемпионат алардан бердәм, дус һәм тырыш команда ясаган! Без дә бүре дустыбызга уңышлар теләп калабыз!

 

Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы гомуми урта белем мәктәбенең 5 нче «А» сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев