Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Сабантуй»га котлау хаты

Мәликә Гыйләҗева, Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы

Балачак көзгесе кулда

«Сабантуй»га 100 тула.

Ак сакаллы бу сабыйны

Ничек котламый була?!

 

Балаларның бар эшләрен ,

Күңел, холкын аңлата.

Шуңа күрә аны бар да:

Карты, яше ярата.

 

Һәр битендә бардыр хикмәт

Сабыйларга юаныч.

«Сабантуй» килгән һәрбер көн

Алар өчен куаныч.

 

Ничә буын тәрбиясе

Үтте аның юлыннан.

100 ел буе һич төшмәде

Ул балалар кулыннан.

 

Сабыйларның зур байлыгы,

Ул шатлыклы көлүе.

Ничек рәхәт «Сабантуй»ның

Безгә бәхет бирүе!

 

Котлап Сине баш ияләр

Әниләр дә бәбиләр.

«Аңа тиңнәр һич юк!» – диеп

Әйтә безнең әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев