Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Сабантуйның бер мизгеле

Борын-борын заманда тугел,нәкъ менә хәзерге заманда калын урманда яшәгән бер төркем жәнлекләр. Алар катнаш урманда зур аланда яшәгәннәр ди. Аланның хуҗасы аю булган. Хуҗалык эшләрен буре алып барган. Төлке кибеткә йөргән. Куян чисталык өчен җавап биргән. Керпе тычканнар аулаган ди. Беркөнне язгы эшләрдән сон, алар Сабантуй бәйрәме оештырганнар. Бәйрәмдә аю гер күтәргән. Буре аркан тартуда батыр калган. Төлке кашыкка күкәй куеп чапкан. Куян озынлыкка сикергән. Керпе катыктан акча эзләгән.

БорБәйрәм аларның күңеленә бик ошаган. Алар hәрберсе бәйрәм турында язарга, рәсемнәр ясарга керешкәннәр. Рәсемнәрне төсле карандашлар белән матур итеп ясаганнар, милли бизәкләр белән бизәгәннәр. – Шуннан алар бер-берсенең рәсемнәрен карарга ,бәйрәм турында язганнарны укырга җыелганнар. Битләр кулдан- кулга йөри башлаган. Шуннан урман хуҗасы аю болай дигән: «Нишләп соң без бу рәсемне, язмаларны бергә җыеп ябыштырып куймыйбыз, укырга да җайлы булыр иде», – дигән. Шуннан соң төлке бөтен битләрне бергә жыеп ябыштырган. Бик матур рәсемле, кызыклы язмалы журнал килеп чыккан . Инде бу журналга нинди исем куябыз дип баш ватканнар. Куян: «Сабантуй» дип атыйк дигән. Менә шушы вакыйгага нигезләнеп «Сабантуй» журналы килеп чыккан ди имеш.

Нәргизә Салахова,

Казан шәһәре Идел буе районы

68 нче  мәктәбенең 3 «А» сыйныфы укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев