Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: “Алмакай”ның яшь артистлары

Театр яктылыкка, нурга илтә,Кире юлга җибәрми, уңга илтә...Бу ел – театр елы. Шуңа күрә балаларга театр сәнгатен һәрьяклап ачу, спектакльләр карарга теләк һәм кызыксыну уяту буенча эшләргә дигән макса...



Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...
Бу ел – театр елы. Шуңа күрә балаларга театр сәнгатен һәрьяклап ачу, спектакльләр карарга теләк һәм кызыксыну уяту буенча эшләргә дигән максат куйдык. Чөнки театр аша балаларда зәвык, әдәплелек, намуслылык, бердәмлек, татулык, ярдәмчеллек тәрбияләнә.
Бу эш беръяклы гына була алмый. Шуны исәпкә алып, без бакчабызда  “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дигән күпкырлы эшчәнлек башладык. Аңа тәрбиячеләр, балалар гына түгел, ата-аналар да теләп кушылдылар.
Безнең “Алмакай” балалар бакчасы әле бик яшь. Шуңа күрә театр зоналарын тулыландырырга кирәклеген аңлап, теләп гаиләләре белән булыштылар. Бүлмәбез төрле әкият персонажларының маскалары, бармак, кул курчаклары, бияләй, кашык белән ясалган әкият геройлары белән тулыланды. Зур һәм кечкенә ширмалар да алып килделәр.  Уртак тырышлыкларыбыз үзенең җимешләрен дә бирә.
Бакчабыз ачылганга 3 кенә ел булса да, менә 3 тапкыр рәттән “Сәйяр” театры оештырган республика күләмендәге конкурста катнашып, җиңүләргә ирештек. 2016 нчы елда “Ике кыз”, 2017 нче елда “ Апуш әкиятләре”, 2018 нче елда “Энҗеле үрдәк“ әкиятен сәхнәләштереп, балаларыбыз тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Ә быел “Әгәр дә” (“Если бы”) дигән Россия күләмендә үткәрелгән конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алып, кубокка да ия булдылар. Асия Тәлгатовна сценарийны төзеп, үзе режиссер булып, балаларны өйрәтсә, Алия Рөстәмовна музыкаль бизәлеш ягыннан эчтәлекне баетты. Артистлар өчен киемнәрне Тәнзилә Илгизәровна зәвыклы итеп текте, балта остасы Салих абыебыз декорация өчен бөтен кирәк-яракларны ясады. Әлбәттә, балаларның сәләтләрен үстерергә кирәклеген, мөһимлеген тирәнтен аңлап, барысын да бакчабыз мөдире Зөлфия Рәхимҗановна оештырды. Димәк, җиңү бүләкләре – диплом һәм кубоклар – уртак хезмәт җимеше.
Театр елы дәвам итә. Ләкин театрга булган мәхәббәт ата-аналар, балалар күңелендә гомер буе саклансын. Ә бу ел – театр аша безне рухи яктан баетып, сихри дөньяга алып керүче, тормышның авырлыкларын җиңәргә көч бирүче, матурлыкны күреп, ямьсез күренешләрдән өстен булырга өйрәтүче ел булып истә калсын.
Гөлфәния Никитина, Асия  Хуҗина, 
Яр Чаллы шәһәре, 118 нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев