Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Күңелемдә туган шигырьләр..."

Исәнмесез “Cабантуй” журналы редакциясе хезмәткәрләре!Сезгә гүзәл табигатьле Арча районы Яңасала авылыннан Әхмәдуллина Зәлия яза. Мин “Сабантуй” журналын бик яратып укыйм. Ә инде яраткан журнал битләр...




Исәнмесез “Cабантуй” журналы редакциясе хезмәткәрләре!
Сезгә гүзәл табигатьле Арча районы Яңасала авылыннан Әхмәдуллина Зәлия яза. Мин “Сабантуй” журналын бик яратып укыйм. Ә инде яраткан журнал битләрендә үземнең шигырьләремне дә күреп, бик сөендем. Сезнең редакциягә эшегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.
Мин буш вакытларымда җырларга, биергә бик яратам. Әле минем ике кечкенә сеңлекәшем бар. Аларгада журналда басылган шигырь, хикәяләрне укыйм, бергәләп “Зирәкләр һәм тапкырлар” рубрикасында басылган башваткычларны чишәбез, безгә әнием белән дәү әниемә кушыла, илхам килгәндә шигырләр язам.
Шигырь язам, дип мин махсус утырмыйм. Алар минем күңелемдә үзләреннән үзләре туа, аннан тиз генә ак кәгазь битләренә сырлап куям. Бу бәлки авылыбыздагы  “Җидегән чишмә” суын эчеп үскәнгәдер. Мин үземне әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Гомәр ага Бәширов туган авылдан булуым белән бик горурланам. Әле бит мин Яңасала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Тылсымлы каләм” иҗат берләшмәсенең иң актив әгъзасы да. Укуда да сынатмыйм. Һәм менә янәдән "Сабантуй" журналын укучыларга үземнең яңа шигыремне тәкъдим итәм.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев